Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коронавирус инфекциясеннән алабугалы вафат булды

Татарстанда COVID-19дан үлүчеләр саны 41 кешегә җитте.

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән. 
Алабуга районыннан 1934 елгы кеше коронавирус инфекциясе һәм ике яклы пневмония белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелә. Хроник авырулары булганлыктан, пациентның хәле кискенләшә бара. 17 июльдә пациент вафат булган.
Казанда яшәүче 1948 елгы хатын-кыз 18 июль көнне яңа коронавирус инфекциясенә шик белән Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенә китерелә. Биредә ике яклы пневмониянең авыр формасы ачыклана. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының җитди хроник авырулары була. 27 июльдә пациентның йөрәге тибүдән туктый. 
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев