Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда гыйбадәтханәләргә керү рәсми рәвештә тыелды

Чикләү чарасы санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Татарстанда дин тотучыларга гыйбадәтханәләргә керү рәсми рәвештә тыелды. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

14 апрельдән башлап һәм санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр Татарстан территориясендә "гражданнарга дини биналар һәм корылмалар, шундый биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләренә килү, шулай ук әлеге объектларда һәм территорияләрдә үткәрелә торган дини йолалар һәм чараларда катнашу" тыела.

Әлеге чикләү руханиларга, шулай ук дини йолалар үткәрү һәм гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итүдә катнашуы зарур булган затларга кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев