Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коронавируска каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике тапкыр прививка ясатырга кирәк

Вакцина составында коронавирус булмаганлыктан, прививка ясатканнан соң COVID-19 белән авыру мөмкин түгел. 

Татарстанда коронавируска каршы теләгән һәркемгә вакцинация үткәрелә. Бүгенге көнгә инде якынча 50 мең кеше прививка ясаткан. Ике тапкыр ясаткан очракта, иммунитет инде озак вакытка формалаша, дип белдерә белгечләр.
Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала. 

Вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт, дип аңлата галимнәр. Составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Иммунитет нәкъ шуңа карата барлыкка килә.

Вакцина составында коронавирус булмаганлыктан, прививка ясатканнан COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.

Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга кирәк: кеше күпләп җыелган урыннарга бармаска, туңмаска, битлек кияргә.

Коронавируска каршы иммунитет икенче прививканы ясатканнан соң 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев