Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Койрыкта да, алда да түгел

Кичә Алабугада берьюлы ике сессия узды.

Район Советының 17нче сессиясендә депутатлар муниципаль берәмлек бюджетындагы үзгәрешләрне карады, шәһәр милегеннән район милегенә күчә торган милек исемлеген, муниципаль милекне приватиза расладылар һәм башка сораулар турында фикер алыштылар.
Лилиана Фәттахованың эштән китүе сәбәпле, райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Илгиз Салихов кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Ул озак еллар башка районнарда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп килгән. Вазифасы расланган Салиховка район башлыгы Геннадий Емельянов күрсәтмә бирде:
- Эшчәнлегегезнең төп пункты итеп авыл хуҗалыгын билгеләдек. Барлык күрсәткечләр буенча, без койрыкта да, алдынгылар рәтендә дә түгел - уртанчылар. Башкарырлык эшләр бар. Мин Сезгә зур өметләр баглыйм.
Шәһәр Советы сессиясендә шулай ук бюджет үзгәрешләре , район милегеннән күчә торган милек исемлеге каралды. Төзекләндерү кагыйдәләрен үзгәртү турында халык тыңлаулары 20 гыйнварга билгеләнде. 19 гыйнварга кадәр гражданнарның тәкъдимнәре тәкъдим ителә.
Тагын бер яңалык: 4 микрорайон кергән округларның берсендәге депутатның үз вәкаләтләреннән баш тартуы аркасында, өстәмә сайлаулар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев