Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күренекле исемнәрне мәңгеләштерү дәвам итә

Узган атнада Алабугада тантаналы рәвештә берьюлы ике мемориаль такта ачылды. Берсе язучы Станислав Романовскийга, икенчесе -тәрҗемәче Михаил Лозинскийга.

Тормышлары Алабуга белән бәйле күренекле кешеләргә мемориаль такталар ачу "Аларның исемнәрен хәтердә сакларга кирәк" Яшьләр иҗтимагый советы проекты ярдәмендә башкарыла, әлеге проект Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов булышлыгы белән оештырылган.

Мемориаль такта куелган Спасс урамы буенча 11 нче йортта китапханә техникумы урнашкан булган. 1954-1957 елларда монда СССРның Журналистлар берлеге әгъзасы, СССРның Язучылар берлеге әгъзасы, Алабугада туган Станислав Тимофей улы Романовский (1931-1996) эшләгән. Биредә аның балачак һәм үсмер еллары узган. Гомере буена Станислав Романовский туган төбәгенә мәхәббәт саклаган.

- Сугыш башланганда, Станиславка нибары 10 яшь була. Өйдә салкын, ашарга булмый, китапханәгә килгәч, җылы тоя торган булган, аңа анда рәхәт була, шуңа аны "мәрхәмәтле әни" дип атаган да. Туган җиренең матурлыгын ул бүтән күзлектән чыгып күргән, бу аның әсәрләрендә чагыла, мисал өчен "Кояш телеме" ("Ломтик солнца") әсәре. Минем ике максат чынга ашар дип ышанам: безнең шәһәрдә яшәгән һәм иҗат иткән күренекле кешеләрнең исемнәре онытылмас һәм менә мондый такталар ачылгач, аларның әсәрләрен кабаттан укырлар, онытмаслар. 2016 елда Үзәк балалар китапханәсендә әдәби кунак бүлмәсе ачылды, анда балалар танылган язучыбызның әсәсрләре белән таныша ала, - диде Алабуга муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина.

Тантанага Станислав Романовскийның бертуганының кызы Елена Шастина да килгән иде.

- "Ниһаять, чынга ашты" диясем килә, - дип башлады ул сүзен. - Моңа инде бик күп еллар Станислав Тимофей улы хезмәттәшләре, мәсәлән Василий Теренин, укучысы - Лариса Бычкова, китапханәчеләр һәм Алабуга музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре көч түкте. Романовский исемендәге урам барлыкка килде, бу да бик шатландыра. Балалар аның кем булганлыгы белән кызысыначак. Станислав Романовский - шәһәрнең мактаулы кешесе. Ул Алабуга турында Шишкин үз рәсемнәрендә ничек ясаган, шулай матур сөйләгән. Ул үзеннән нур бөркеп торучы кеше, шул яктылыкны безгә дә тарата. Патриотлык сүзе яңгырарга да, акрын гына ишетелергә дә мөмкин. Станислав Романовский да Алабугага карата булган мәхәббәтен акрын гына әйткән, аны без барыбыз да ишетәбез. Бирегә килгән һәр кешегә рәхмәтлемен, бүген бәйрәм, - диде ул.

Лариса Бычкова язучының фоторәсемнәре һәм хатлары оригиналларын музей-ядкарьлек директоры Гөлзада Руденкога бүләк итте.

Тагын бер мемориаль такта Нефтьчеләр проспекты буенча урнашкан 175 нче йортта ачылды, анда 1942-1945 елларда совет тәрҗемәчелек мәктәбенә нигез салучы Михаил Леонов улы Лозинский (1886-1955) эшләгән һәм яшәгән: ул монда Дантеның "Илаһи комедиясен" рус теленә тәрҗемә итеп бетергән. Бөек Ватан сугышы елларында Михаил Лозинский Ленинград блокадасыннан Алабугага эвакуацияләнгән. Зөлфия Сөнгатуллина аның турында:

- Алабуга шәһәре үзенең күренекле шәхесләре белән танылган. Михаил Лозинский Алабугада тумаса да, Ленинград блокадасыннан ул тормыш иптәше белән Алабугага кайта, самолетка билгеле бер авырлыкта гына багаж алырга яраганлыктан, ул үзе белән бары тик кулъязмалары салынган чемодан гына ала. Ул елларда ипи, җылылык кына түгел, кәгазь дә булмаган, шуңа күрә Михаил Леоновичка тәрҗемәләренең каралама вариантын иске брошюраларының тышлыгына язарга туры килгән, - дип сөйләде һәм мемориаль такта ачылу тантанасына җыелган укучыларга аның тәрҗемәләре белән танышырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев