Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күргәзмә залында

23 мартта Алабуга музей-тыюлыгының күргәзмә залында, 15 сәгатьтә "Ана һәм бала" күргәзмәсе ачыла.

Әлеге чара - Мәскәүнең Дарвин музее һәм музей-тыюлыкның бердәм проекты. Күргәзмә табигатьтә ана һәм баланың мөнәсәбәтен әйләндереп алган сер пәрдәсенең бер читен ачарга, төрле хайваннарның үз балаларын үстергән табигать бишеге серләрен күрергә мөмкинлек бирә.

"Ана һәм бала" күргәзмәсендә күренекле рәссам-анималист А.Белашова, А.Цветкова картиналары, Дарвин музеенда эшләгән В.Ватагина, А.Комарова, К.Флерова эшләре, М.Островский скульптуралары тәкъдим ителә.

Күргәзмә залында ТР фотографлары эшләрен, Алабуга музей-тыюлык фондлары экспонатларын һәм шәһәр мәктәпләре укучыларының рәсемнәрен күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев