Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күрсәткечләр күп, номер – берәү

1 февральдән счетчик күрсәткечләрен тапшыруда үзгәрешләр килеп чыкты. Бу турыда идарәче компанияләр һәм торак үзидарәләре вәкилләре йорт подъездларына белдерү элеп хәбәр итте. Газета редакциясенә хәлне аңлатуны сорап шалтырата башладылар.

Белдерү язуына караганда, кайнар һәм салкын су күләме күрсәткечләрен хәзер бер номер буенча гына хәбәр итәсе - 5-82-22. Күрсәткечләрне тапшыру телефон буенча гына һәм электрон портал аркылы һәр айның 22сеннән, 24ен дә кертеп, тәүлек дәвамында башкарыла.

Хәлгә ачыклык кертүен сорап, без ТКХ Департаменты директоры Василий Филипповка мөрәҗәгать иттек.

- Василий Николаевич, әйтегез әле, ни өчен бер телелефон номеры гына калды - 58-222, шуның буенча авария очраклары турында да хәбәр итәргә туры килә бит. Урыннарда күрсәткечләр алыначакмы, әллә инде телефон аркылы һәм электрон порталлар аша гына тапшырып булачакмы?

- РФ Торак Кодексы законнарында үзгәрешләр бар. Коммуналь ресурсларны тиешенчә бүлү өчен шәхси җайланма күрсәткечләрен бер үк вакытта тапшыру һәм кабул итү максатларында идарәче компанияләр карары буенча, күрсәткечләр тәүлек буе һәр айның 22-24нче көннәрендә "Ачык Алабуга" диспетчерлык хезмәтенең бердәм күпканаллы номеры аркылы тапшырылачак. Февральдә иске номерлар буенча да хәбәрләр алынды.

Марттан башлап, 58-222 номеры буенча, тәүлек буе 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 6 линия, 20.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр - 2 линия эшләячәк. Дәүләт хезмәтләре Порталы аша күрсәткечләрне тапшыру тәртибе элеккечә.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре халыкның шау-шу тудырмавын сорый, чөнки 58-222 телефоны - күпканаллы, ә исәпләгеч күрсәткечләрен тапшыруга өч көн бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев