Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Осталар ярминкәсе» үткәрү вакыты үзгәрде

Хәзер ул ял көннәрендә сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр үтәчәк, ә 1 майдан ярминкә көн саен эшли башлый.

Ленин мәйданында «Осталар ярминкәсе» эшли башлады, беренче сәүдә узган ялларда оештырылды. 

Үз куллары белән эшләнмәләр ясый торган осталар 8 йортта урнашты. Бизәкле такталар, кулдан ясалган бизәнү әйберләре, тукыма курчаклар — биредә бу матурлыкның барысын да күрергә мөмкин иде, иң мөһиме — аларны тотып карарга, сыйфатын бәяләргә мөмкин.

− Бүген без сата торган әйберләрнең бөтенесе — студентларыбыз һәм мөгаллимнәребез эше. Декоратив тәлинкәләр, кибеткә йөри торган сумкалар, Алабуга шәһәрчегенең манарасы төшерелгән брелоклар, майлы буяулар белән эшләнгән картиналар. Бу ярминкәдә катнашуыбызга бик шатбыз. Товарларыбыз ике йортта тәкъдим ителә, − диде Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучы Алсу Гыйльфанова.

Эшләнмәләрнең бәясе күп төрле, 50 сумнан башлана. Шәһәрчек сурәтле брелок, мәсәлән, 150 сум тора. Теләгән кеше монда осталык дәресе карый алды, алар күннән аяк киеменең ничек барлыкка килүен карадылар. Ике ай элек Казаннан Алабугага күчеп килгән Илдар Шәйхетдинов үз эшен күрсәтте. Биредә яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә — Илдар татар милли бизәкле аяк киемнәре ясый һәм теләге булганнарга шушы һөнәрне өйрәтә.

− Татар бизәге белән аяк киемнәре эшләү — ул үзенчәлекле кәсеп. Бөтен дөньяда Татарстан — мондый һөнәр белән шөгыльләнүчеләр булган бердәнбер урын. Белгәнемчә, хәзер торган саен күбрәк яшьләр үз тамырларына кире кайта, шулай ук мин дә татар мәдәниятен сакларга тырышам, − дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Осталар арасында ветераннар да аз түгел иде. Надежда Грахова әйтүенчә, алар үзизоляция вакытында да күңелләрен төшермәде, иҗат иттеләр, шуңа күрә ярминкәдә дә катнаштылар.

Шул осталарның берсе — Танайкадан, Сергей Манин. Сергейны күпләр Спас ярминкәсе буенча беләләр. Аның куллары ясаган эшләнмәләр бик популяр. Агачтан эшләнгән үстерелешле пазллары нәниләрне бөтен дөнья буйлап шатландыра. Менә бу юлы да остакул сатып алучыларны яңа әйберләр белән сөендерде. 

− Яңалардан мин бүген кәрҗиннәр, карандаш савытлары, курчак караватлары алып килдем, − ди ул.

Сатучылар бу көннәрдә алабугалылардан бары тик уңай бәяләр генә алды. 
− Мин бүген әзербәйҗан эшләнмәләре сатып алдым һәм кешеләргә үзем ясаганны — татар калфакларын күрсәттем, чөнки алар белән күбесе кызыксына. Теләгем шул, үткән гасыр башындагы кебек, татар хатын-кызлары калфактан йөрсен иде, − дип фикерен белдерде Гөлсинә Габдрахманова.

Сүз уңаеннан, «Осталар ярминкәсе» хәзер ял көннәрендә иртәнге сәгать 10нан кичке 6га кадәр булачак, ә 1 майдан башлап, ул көн саен эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X