Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Куркыныч бетерелде

Алабуга котельныйларының берсе кеше тормышы өчен куркыныч.

«Алабуга психоневрологик интернат»ның көзге-кышкы җылыту сезонына әзерлеген тикшерү вакытында Ростехнадзор идарәсе инспекторлары шундый фикергә килә. Учреждение котельныендагы өч казанны куллану вакытлыча туктатылды.

Тикшерү вакытында әлеге учреждение казаннарының һавадагы сөрем исен һәм метанны контрольдә тотучы приборлары сүндерелгән килеш эшләгән булуы ачыкланды, дип хәбәр итә Ростехнадзор идарәсе мәгълүмат хезмәте. Әлеге приборларны сүндерү персоналның һәм биредә яшәүчеләрнең агулануына яки шартлауга китерергә мөмкин. Моннан тыш, кайнар су торбасында урнаштырылган һәм су басымы артуы турында хәбәр итә торган электроконтакт манометр да төзек булмавы ачыкланды. Кимчелекләр моның белән генә бетми: котельныйда төтен торбаларының куркынычсызлыгы тиешенчә контрольдә тотылмый, җаваплы кешеләр махсус укулар узмаган, коррозиягә каршы саклау чаралары күрелмәгән, төтен торбаларының авышлык нормасы күпкә арттырылган һәм бүгенге көнгә кадәр алыштырылмаган. Ә бу 30 метрлы металл торбаларның якындагы йортлар өстенә аву куркынычы саклана дигән сүз.

Кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә янаган куркынычны кисәтү максатыннан инспекторлар интернат казаннарын вакытлыча туктату инициативасы белән судка мөрәҗәгать итте. 22 августта суд тарафыннан котельный эшен 60 тәүлеккә, кимчелекләрне бетергәнче туктату турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев