Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Куркынычсыз тәгәрмәч

Алабуга яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика конкурсында катнашты.

Әлеге конкурс Татарстан яшьләрендә сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән, ди оештыручылар. Программа юл йөрү кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча шәхси теоретик имтиханны үз эченә ала. Моннан тыш, комиссия шәһәр шартларына якын урнашкан махсус җиһазландырылган мәйданчыкта велосипед йөртү осталыгын бәяләде. Нәтиҗәдә, Дамира Әхмәтвәлиева җитәкчелегендәге безнең команда 2018/2019 уку елы нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы ЮИД отряды” конкурсында 9нчы урынны алды. Шулай ук Дамира Әхмәтвәлиева җитәкчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча зачетлар тапшыруда аерылып торды һәм “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә 3нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев