Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Куркынычсызлык кагыйдәсе барыннан да өстен

Җинаять шаһите булырга туры килсә, якындагы полиция бүлегенә, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.

Бәйрәмнәргә күпләр йортларын озакка калдырып китә. Бу хәл гражданнарның милке һәм торагына каршы гамәлләр куркынычын арттыра. Озак сәяхәткә җыенгансыз икән, тартынмагыз, күршеләрегездән сезнең фатирны караштырып торуларын үтенегез. Саранланмыйча, ишеккә яхшы бик куегыз.

Әйтергә кирәк, иң беренче булып, каракның игътибарын нәрсә җәлеп итә — евротәрәзәләр. Алар сезнең торакта да урнаштырылган булса, саклану турында аеруча кайгыртырга кирәк.

Кеше аз йөри торган урыннардан ялгыз үтмәгез. Кичке якта яхшы яктыртылган урыннарны сайлагыз. Талау максаты белән сезгә ташлансалар, мөмкин кадәр күбрәк тавыш куптарыгыз.

Бәйрәмнәрдә, гадәттә, балалар күп вакыт өлкәннәр тарафыннан караучысыз кала. Балаларга шуны яхшылап төшендерергә кирәк: сезнең исемнән килеп, беркем дә бернинди әйбер яисә акча да сорый алмый, төнгә калдыруларын да үтенергә тиеш түгелләр. Хат ташучы, табиб, полиция хезмәткәре, сантехник, электрик, әти-әни танышымы — үзләрен кем дип кенә атасалар да, ничек кенә үгетләсәләр дә, таныш булмаган затларга ишек ачарга ярамый. Бала белмәгән теләсә кайсы кеше — ул таныш түгел адәм.
Балагызның кем белән аралашуын, кайларда булуын тикшереп торыгыз. Кичке һәм төнге вакытларда алар урамда ялгыз калмасын. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт искәртеп торыгыз.

Хөрмәтле ата-аналар! Автомобиль йөртү мөмкинлегегезне чынлап бәяләгез, һава торышы кискен үзгәрүчән чорда аеруча сак булыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә онытмагыз, балаларны тотып торырлык махсус җайланмаларда йөртегез. Беркайчан да, 5 кенә минутка да баланы машинада берүзен калдырмагыз. Автомобильдән чыкканда, яманлык кылырга теләүчеләрне кызыксындыра алырдай әйберләрне алып куегыз.

Җәяүлеләргә мөрәҗәгать: светофорның яшел утына барганда да, башта, барлык машиналарның туктап, сезгә юл бирүләренә инаныгыз. Юл аркылы чыгу җайга салынмаган урында күз күременә комачаулый торган баш киемнәрегезне салыгыз, наушникларыгызның тавышын басыгыз. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргычлардан файдаланыгыз.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: җинаять шаһите булырга туры килсә, якындагы полиция бүлегенә, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев