Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кышка әзер

Алабугада өч дистәгә якын йорт кайнар су белән тәэмин итү системасының кире агымында баланс клапаннары булдырды.

- Шуның белән без кайбер торак йортларда кайнар су буенча даими чыгып торган сорауларны хәл иттек, - ди "Технологияле инженерлык системалары" ҖЧҖ директоры Рафаэль Салихов. 2014 елның августыннан бу оешма шәһәрдәге торак йортларның йорт эчендәге инженерлык системаларына хезмәт күрсәтә.

"ТИС" җәмгыятендә йортка керә торган параметрларны диспетчерлау системасы җайланган, җылылык энергиясен исәпләү бүлекләре урнаштырылган. Бу кайнар суның температурасын, баштагы һәм һава шартларына карап үзгәргән җылылыкны, кулланылган салкын һәм кайнар су күләмен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.

Юынтык суларны агызуда тоткарлыклар булмасынга, пыялапластик чаралар сатып алынган, фатирларга керми генә, канализация тыгылуларын бетерергә мөмкин булачак. Торбаүткәргечләрне механик чистарту өчен җайланма алынган.

Рафаэль Салихов әйтүенчә, барлык торак йортларда инженерлык системалар җылыту сезонына әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев