Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көз көне Татарстанда театр сезоны ачылырга мөмкин

Татарстан театрларында көзге спектакльләргә билетлар сата башладылар, әмма заллар яртылаш кына тутырылачак.

 

 Әгәр шулай да бу көздә театрлар ачыла алмаса, Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова тамашачыларга билетлар өчен акчаларны кире кайтарачакларын вәгъдә итте. Бу хакта «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Сентябрьгә билетлар сата башладык. Август ахырына кайбер спектакльләрне куярга планлаштырабыз, ләкин әлегә бу төгәл билгеле түгел. Килеп чыкмаган очракта без тамашачыларга акчаларын кире кайтарачакбыз», – диде Әюпова.

Аюпова билгеләп үткәнчә, театрлар өчен бюджеттан тыш керемнәр мөһим, аларның күбесе хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә китә. Әмма көзге постановкаларга билетлар сатудан кергән акча әлегә сарыф ителми.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев