Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көзге сайлаулар вакытында Татарстан территориясендә 18 мең күзәтүче эшләячәк

Аларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы юллаячак. 

Күзәтүчеләр саны тавыш бирү процедурасын мөмкин кадәр ачык һәм гадел итәчәк. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте, дип яза Татар-информ. 

Ул билгеләп үткәнчә, Россия парламентына сайлаулар инде хәзер үк югары конкурентлылык белән аерылып тора. Бу күп санлы партияләр катнашуы (Үзәк сайлау комиссиясендә 14 партия теркәлгән — Т-и иск.) һәм бер мандатлы округларда партияләрнең киң вәкиллеге белән дә бәйле.

«Республикада күзәтүчеләрнең төгәл саны тавыш бирү башланырга берничә көн кала билгеле булачак. Сайлауларда якынча 18 мең кеше эшләячәк,аларның 3 меңе ТР Иҗтимагый палатасыннан булачак. Күзәтүчеләрнең мондый саны тавыш бирү процедурасының ачыклыгын һәм гаделлеген гарантияли», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев