Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күзәткеч камералар артачак

Республикада Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы белән расланган "Имин шәһәр" һәм "Имин ишегалды" күзәткеч мониторлы системелар үсеше буенча ике проект тормышка ашырыла.

"Имин шәһәр" республика программасы кысаларында 2017 елда Алабуга районында 18 объектта һәм кеше күп җыела торган урыннарда 22 видеокүзәтү камерасы урнаштыру планлаштырыла. Аларның 17се куелган инде. Бу турыда "эшлекле сишәмбе"дә Алабуга РЭЧИ (РУЭС) башлыгы Максим Степанов хәбәр итте. Июль ахырына тагын өчесе урнаштырылып, августта эш тулысынча тапшырылырга тиеш.

Шул ук исәптән күпфатирлы торак йортларга да видеокүзәтү системасы булачак. Язмалар архивын идарәче компанияләр һәм полиция бүлеге Интернет ярдәмендә персональ компьютерлар һәм мобиль элемтә аркылы карый алачак.

- "Имин ишегалды" проекты ТКХ Департаменты белән берлектә, идарәче компанияләр, полиция һәм шәһәр халкы тарафыннан тормышка ашырыла. Торак йортларда яшәүчеләр рөхсәтеннән башка, анда видеокүзәтү камералары куелмаячак, - дип билгеләп үтте Максим Степанов.

Әйтергә кирәк, бүгенгә камера куюга 43 йортта яшәүчеләр ризалык биргән, аларда 112 камера урнаштырылган. Ә менә 4/5микрорайонның барлык йортлары да бу проектта катнашты.

Шәһәрдә бүген 49 күзәтү камерасы эшли, алга таба аларның саны 57гә җитәчәк.

- Мин ТКХ Депатаментыннан күзәткеч камералар турында мәгълүмәтне халыкка җиткерүләрен сорыйм. Кешеләргә аңлатырга кирәк, бу бит безнең куркынычсызлыгыбыз, - дип йомгаклады район башлыгы Геннадий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев