Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!

Әлеге бөтенрәсәй акциясе Татарстанда 12-23 ноябрьләрдә узачак.

12 ноябрьдән республика халкыннан телефон аша хәбәрләр (843) 274-31-03, 274-30-30 һәм 273-43-45 номерлары буенча кабул ителәчәк.

Беркемгә дә сер түгел: наркоконтроль һәм гади гражданнарның уртак тырышлыгы белән генә куркыныч бәланы җиңеп була. Еш кына катлаулы ситуацияләрдә кешене курку һәм кыюсызлык чолгап ала һәм ул кая мөрәҗәгать итәргә, үзен газаплаган сорауларны кемгә бирергә мөмкин булганны белми.

Наркоконтроль идарәсе махсус шуның өчен ел саен "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән акция үткәрә. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемаларына халык игътибарын җәлеп итү.

Акция кысаларында һәркем "кайнар линия" телефоны аша ТР наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә аноним рәвештә файдалы мәгълүмат хәбәр итә ала.

Моннан тыш, республика халкы сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы белгечләренә, шулай ук дин һәм җәмәгать оешмалары вәкилләренә әлеге мәсьәлә буенча сорау бирә ала.

ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсендә гражданнар өчен шулай ук тәүлек буе "ышаныч телефоннары" эшли.

Алабугалылар (85557) 3-97-70 телефоны аша шылтырата ала.

Хәбәрләрне идарәнең интернет кабул итү сайтында да http://ufskn.tatar.ru калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев