Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскидан Илдар Мостафин Татарстанның иң яхшы көллият студенты булды

Җиңүчене ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов бүләкләде.

Кичә, 27 октябрьдә, «Татарстан Республикасының ел казанышы-2019» премиясен тапшыру тантанасы узды. Истәлекле бүләк һәм дипломнарны яшь активистлар — Татарстанның фәнни, мәдәни, спорт юнәлешле колледж студентлары алды.
Конкурс җиңүчесе итеп Лениногорск шәһәренең музыка-сәнгать педагогик колледжы студенты Илдар Мостафин табылды. Җиңүчегә бүләкне ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тапшырды.
Премияне оештыручыларның максаты — урта һөнәри белем бирү программасы буенча укучы сәләтле студентларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм кызыксындыру. 
Премия учредительләре: ТР яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар Советы, һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча советы, һәм «Татарстан Республикасы студентлар Лигасы» региональ яшьләр оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев