Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Леонид Барышев алабугалыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады

Ул аларга сәламәтлек һәм озын гомер, туганнары һәм якыннарының яратуын һәм кайгыртуын, үз Ватаныбыз өчен шатлык һәм горурлык тоеп яшәүләрен теләде.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле алабугалылар!

Сезне Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән ихлас котлыйм!

9 май — искиткеч яз мизгеле генә түгел, Бөек Ватан сугышында Җиңүне билгеләп үтә торган истәлекле көн дә. Безнең халыкка ул әйтеп бетергесез кыйммәткә төште — бу куркыныч сугышта 20 миллионнан артык кеше һәлак булды, һәр гаилә үзенекен искә ала.

Сугыш чорындагы кыенлыкларга карамастан, Ватаныбыз азатлыгын һәм киләчәк буыннар гомерен, шул исәптән безнең тормышыбызны да саклап калып, безгә бүгенге тыныч күк йөзен бүләк итүчеләрнең барысына да дан һәм хөрмәт. Бабаларыбызның бөек казанышлары аларга рәхмәтле варислар хәтереннән беркайчан да җуелмасын. Алар калдырган тынычлык һәм ирек безгә һәм балаларыбызга какшамас нигез булып торсын. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның яратуын һәм кайгыртуын, үз Ватаныбыз өчен шатлык һәм горурлык телим!

Леонид БАРЫШЕВ, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X