Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Леонид Якубович «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган

Данлыклы алып баручы «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.

«Без Тукайны укыйбыз» флешмобына Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруын алып баручы Леонид Якубович та кушылды, дип яза Интертат.
Телейолдыз Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. Роликны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграм челтәренә урнаштырган.

«Россия — зур һәм күпмилләтле ил. Биредә рус, татар, украин, белорус һәм башка халыклар бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату гомер кичерә. Һәр милләтнең үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы», — ди Леонид Якубович.

«Без Тукайны укыйбыз» флешмобы социаль челтәрләрдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуы уңаеннан игълан ителде. Флешмобка танылган актер Константин Хабенский һәм Беренче канал журналисты Тимур Шәрәфетдинов та кушылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X