Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Лифт паркы яңарачак

Киләсе елда Алабугада 7 лифт алыштырылачак.

Бу турыда "Алабугалифт" ҖЧҖ директоры Елена Орлова хәбәр итте. 2009 елдан башлап, капиталь төзекләндерү программасы буенча, шәһәрдә барлыгы 45 лифт алыштырылган.

Оешма 58 йортта 192 лифтка хезмәт күрсәтә.Елена Орлова 1 июльдән пассажир лифтлары һәм аларга хезмәт күрсәтүгә түләүләр билгеләнәчәген искәртте. Түләү фатирда ничә кеше теркәлүенә карамастан, аның мәйданыннан чыгып исәпләнәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә, предприятие коллективы тиз арада икенче катлардагы пассажир лифтларын эшләтеп җибәрде.

Шулай ук идарәче компания җитәкчеләренең игътибарын лифтларны саклап тоту кирәклегенә юнәлттеләр. Торак йортларда яшәүчеләрнең кайберләре тарафыннан лифт машинасы бүлмәләрендә төзелеш калдыклары, кирәкмәс әйберләр өелү очраклары ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев