Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр өчен әкият (14 – 20 декабрь)

Киләсе атнада Чаяннар үткәндәге мәхәббәтләре белән очрашырга мөмкин, Балыкларга төрле низаглардан читтәрәк булырга, ә Кысларларга якыннарын үпкәләтмәс өчен телләрен тешләргә кирәк булачак.

КУЧКАР. Йортта вак-төяк мәшәкатьләр арта. Атнаның икенче яртысында кызыклы танышулар көтә. Яраткан кешегезгә карата игътибарлырак булыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Әти-әниегезнең хәлен белегез. Атна ахырында буш вакытыгызны балаларга багышларга кирәк. Якшәмбе табигатькә чыгарга мөмкин.

ИГЕЗӘКЛӘР. Вакытлыча туган финанс кыенлыкларны җиңәргә әти-әниегез булышыр. Атнаның икенче яртысында ял итәргә мөмкин.

КЫСЛА. Итәгатьлерәк булырга тырышыгыз. Беркемне дә үпкәләтмәс өчен сүзләрегезне үлчәп сөйләгез. Акча мәсьәләсендә хәлләрегез яхшырачак: әйбәт кенә керемнәр булачак.

АРЫСЛАН. Дүшәмбе планлаштырган эшләрегезне азагына җиткерә алачаксыз. Нәрсәдер сез теләгәнчә килеп чыкмаса да, борчылыр урын юк.

КЫЗ. Җитәкчегез белән сүзгә килүгә исегез китмәсен, барысы да җиңел генә узар. Атна уртасында дусларыгыз белән очрашырга вакыт табыгыз.

ҮЛЧӘҮ. Атна тәэсирләргә бай булачак. Ялларда көтелмәгән вакыйгалар килеп чыгу ихтималы бар. Яңа мөмкинлекләр ачыла.

ЧАЯН. Хәзер сездән бар эштә дә активлык һәм тәвәккәллек сорала. Атна уртасында өйдәге эшләр дә күп булачак. Финанс мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр көтегез. Үткәндәге мәхәббәтегезгә карата күңелегездә кабат кайнар хисләр уяныр.

УКЧЫ. Якыннарыгыз белән итәгатьлерәк булыгыз. Яраткан кешегез белән бергә булырга тырышыгыз. Тормышыгызга ыргылып кергән үзгәрешләр бик шәп нәтиҗәләр китерер.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Проблемаларның тиз генә хәл ителәчәгенә өметләнмәгез, барысы да акрынлап җайланыр.

СУКОЯР. Хәзер сез бар эшкә дә өлгерәчәксез. Атнаның икенче яртысында тормышка яңалык кертергә омтылыгыз.

БАЛЫК. Эмоцияләрне тыярга тырышыгыз, низагка керүдән сакланыгыз. Яраткан кешегезгә игътибарлырак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев