Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары афишасы
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне, гадәттәгечә, төрле чаралар: концерт һәм музыкаль кичәләр, очрашу һәм күргәзмәләр, спорт уеннары оештырыла.
Шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында 13 сәгатьтә:
- чәчәкләр күргәзмәсе (сатып алырга да була), косметика компанияләре һәм кибетләре эшли;
- ханымнар өчен матурлык салоны;
- шәһәр хоры чыгышы;
- "Көзге байлык" күргәзмәсе;
- декоратив-кулланма сәнгать буенча мастер-класс;
- "Сәламәтлек почмагы";
- "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына язылу;
- "Актив яшь институты"на язылу.
Шәһәр мәдәният сараеның зур залында 14 сәгатьтә:
- "Тормышымның алтын көзе" дип аталган тантана.
Шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында 15.10 сәгатьтә:
- 2 нче музыка мәктәбенең тынлы оркестры катнашында ретро җырлар кичәсе.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Александр бакчасында
9.00 сәгатьтә − иртәнге гимнастика;
16.00 сәгатьтә − ретро-биюләр;
19.00 сәгатьтә - скандинавия стилендә йөрү.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Пионер паркында
9.00 сәгатьтә − иртәнге гимнастика
13.00 сәгатьтә - скандинавия стилендә йөрү
Шулай ук:
1-10.10.2015 - "Чиста ишегалды" акциясе оештырыла, яшелчә җыю, бакчаны кышка әзерләүдә ярдәм, ялгыз кешеләргә утын кисүдә, ишегалларын җыештыруда булышу;
- ерак урнашкан авылларда яшәүче өлкән яшьтәгеләргә медицина тикшерүе үткәрү (Морт һәм Костенеево ФАПлары);
- "Әти-әниеңне котла", "Әниеңә шалтырат" акцияләре (шәһәр урамнарында);
- предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарын, пенсионерларны котлау;
- бушлай кино карау ("Иллюзион" кинотеатры);
- шәһәр музейларына бушлай керү;
- 50 процент ташлама белән чәч кистерү;
- 50 процент ташлама белән мунчада юыну;
- 50 процент ташлама белән көнкүреш һәм компьютер техникасын ремонтлау;
2.10.2015 - шәһәр мәктәпләрендә чәй табыннары;
2.10.2015 - "Чын күңелдән" бәйрәм концерты (шәһәр мәктәпләре);
6.10.2015, 14.00 − "Доверие"-"Ышаныч" социаль үзәгендә театральләштерелгән тамаша;
7.10.2015 - өлкән яшьтәгеләр өчен IT-олимпиада (ЦТиЗ һәм ЕПК);
8.10.2015 - актив яшь институы эшен башлап җибәрү (югары һәм урта уку йортлары);
10.09.2015 - "Өченче яшь" спартакиадасы (Җиңел атлетика манежы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев