Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әлмәттә пычрак кар өеменә анализ ясалачак

Пычратучы матдәләр ачыкланган очракта, гаепле кеше 300 мең сумга кадәр штраф түләячәк.

Әлмәттә пычрак кар өемнәре барлыгы ачыкланган. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, аны шәһәрнең бер предприятиесеннән алып килгәннәр. Хәзерге вакытта карга экспертиза ясала. Пычратучы матдәләр табылган очракта, гаепле кеше 300 мең сумга кадәр штраф түләячәк.

Татарстанның Экология министрлыгының өлкән белгече Ләйсән Гыйсмәтуллина сүзләренчә, вакыйга барлыкка килгән СУ-5 районы тикшерелгән. Санкциясез кар ташу факты расланган. 75 квадрат метр мәйданда 72 кубометр кар табылган. 
«Нефть продуктлары су объектларын пычратырга мөмкин. Химик матдәләр булуга пробалар алынды», — диде Ләйсән Гыйсмәтуллина. 
РФ административ кодексының 8.13 маддәсе буенча гаепле затка 300 мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X