Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әлмәттә җылылык өчен түләүләр буенча оештырылган кайнар линия күпканаллы булачак

Димәк, колл-үзәккә күбрәк кеше шалтырата алачак.

Әлмәттә җылылык өчен түләүләр буенча оештырылган кайнар линия эшли башлады. Тәүлек эчендә колл-центрга квитанциядәге исәпләүләр белән риза булмаган 500дән артык әлмәтле шалтыраткан. Бу хакта almetievsk-ru.ru хәбәр итә. 

Кайнар линия эшләвенең беренче көнендә үк социаль челтәрләрдә күпләр линиягә шалтыратып булмаганлыктан зарланган. Хәзерге вакытта телефонны күпканаллы итү буенча эшләр алып барыла. 

Оператор мөрәҗәгать итүчеләрдән мәгълүмат туплый. Соңыннан Татэнергосбытка запрос җибәрелә. Алар үз чиратында сарыф ителгән җылылык энергиясе реестры буенча ясалган исәпләүләр буенча тулы аңлатма бирә. 

Кайнар линия номеры 8 (8553) 00-00-00. Ул тәүлек әйләнәсендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев