Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

М12 трассасы төзелеше корыган күлләрне торгызырга мөмкинлек бирәчәк

Җирле халык корыган күлләрне торгызу үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

М12 Мәскәү-Казан автомобиль юлы төзелеше Татарстанның Лаеш районындагы корыган күлләрне торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Бу турыда транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эшче төркеме утырышында хәбәр итте. 
«Чистартылган суны сулыкларга салачаклар. Моның кайда булачагын нормаларга карап, проектраучылар хәл итә. Тик минем корыган күлләрне торгызуны сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә ярдәм итәсем килә. Бу безнең экологиягә өстәмә плюс булыр иде», — диде җитәкче.
Министр сүзләренчә, проектлаучы, билгеле бер мәйданнан җыярга мөмкин булган чистартылган су күләмен исәпкә алачак. 
«Бүгенге көндә кибеп торган күлләргә яңгыр суларын җибәрү мөмкинлеге турында проектлаучылардан белештем. Мөмкин булган очракта, шулай эшләячәкбез», — дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев