Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

М12 трассасы төзелеше якындагы авылларның тормыш шартларын яхшыртачак

Мәскәү-Казан магистрале якын-тирәдәге авылларга үсеш перспективасы бирә. 

Бүген Лаеш районы Орел авылында хакимият вәкилләре җирле халык белән очрашты. Очрашуда сүз Мәскәү-Казан автотрассасы төзелеше турында барды. 
Мәскәү-Казан автоюлы бу һәм башка якындагы авылларга киләчәктә үсү мөмкинлеге бирәчәк. Бу турыда очрашуда республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде. 
Автотрасса төзелеше ярдәмендә, су белән тәэмин итү, сулыкларны һәм җәнлекләрне саклау мәсьәләсе хәл ителәчәк. Яшьләр еракка китмичә эш урыны таба алачак. Эшчеләр өчен төзелгән яхшы поселокларны киләчәктә балалалар лагере яки спорт базасы итеп үзгәртергә, ә коммуникцияләр булган очракта, технопарк итәргә мөмкин булачак, дип сөйләде Фәрит Хәнифов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев