Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

М12 трассасы төзелгән вакытта Татарстандагы «Актер» ял базасы компенсация җирләре алачак

Мәскәү — Казан тиз йөрешле трассасы күпме җир биләячәк, ТР Театр әһелләре берлегенә шул кадәр кишәрлекне тәкъдим итәчәкләр.

Татарстанның Лаеш районындагы «Актер» ял базасы М12 Мәскәү — Казан тиз йөрешле трассасы төзүдән зыян күрмәячәк. Театр эшлеклеләре берлегенә тигез билгеләнгән җир участоклары рәвешендә компенсация тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов автомагистраль төзелеше буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

«Трасса тулысынча арендалана торган территория аша уза. Арендатор — ТР Театр эшлеклеләре берлеге. Булган җир кишәрлекләренә инвентаризация үткәрелде. Театр әһелләре берлеге 2,03 гектар мәйданны арендага ала, шуңа күрә алар өчен участокларны компенсацияләү механизмы каралган. М12 трассасы ял базасының ни кадәр җирен биләячәк — шул кадәр мәйдандагы җир кишәрлеге компенсация булачак», — дип сөйләде Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.
Зарипов сүзләренә караганда, арендатор белән очрашулар узган, мәсьәлә буенча аңлауга ирешелгән. «Хәзер инде бу арендатор һәм арендага бирүче мәсьәләсе», — дип билгеләп үтте ул.

«Актер» ял базасы буенча карарны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тәкъдим итте. «Әгәр арендага бирелгән база юл төзелешенә эләгә икән, димәк, ул ике өлешкә бүленә. Калган өлеше дача ялы өчен дә булырга мөмкин. «Актер»ның башка урында шундый ук мәйдандагы участок алачагы һәм күченү өчен компенсация, аның ярты өлеше бер урында, яртысы башка урынга күчүгә караганда күпкә яхшырак», — дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы җир кишәрлекләре белән бәйле мәсьәләдә «аңлаешлы закон тәртибен» тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады. «Нәкъ планлаштырганча эшләргә кирәк», — дип билгеләде ул.

Журналистлар белән әңгәмә барышында Хәнифов билгеләп үткәнчә, «Дружба» һәм «Светлый» бакча ширкәтләре, шулай ук Лаеш районындагы «Актер» ял базасы буенча уңай карарлар табылган. «Барысы да канәгать калды», — дип белдерде министр.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында М12 тиз йөрешле трассасын төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына берничә министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай торак пунктлары янында юл салынырга мөмкин булган яшәүчеләр керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев