Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мальцево авылында яңа су манарасын төзиләр

Эшләр җирле бюджет хисабына алып барыла. 

Иван Юшков йорты янәшәсендә төзелеш эшләре бара. 
Кайчандыр бу урында су кудыру манарасы булган инде, тузгач, аны сүткәннәр.

− Биредә ферма бар иде, сыерлар тоттылар. Иске су башнясыннан сыерлар абзары да, бөтен авыл да тәэмин ителде, су урамда торган колонкаларга килә иде, − дип искә ала Иван Михаил улы. — Соңыннан ферманы яптылар, урамнардан колонкаларны да алдылар; манара, ватылгандыр, күрәсең, суы агып утыра башлады. 

Күп еллар инде Иван Юшков шушы судан файдалана — эчәргә дә, бакчага сибәргә дә, чиләкләр белән ташый. Мөмкинлеге булган күршеләре үз ишегалларында скважиналар казыды, ди ул, ярый әле аңа су якын, койма артында гына. 

− Су алырга машиналарда киләләр. Бүген унлап машина килде инде, − ди Иван Михайлович. 

Поспелово авыл җирлеге башлыгы Олеся Хәбибрахманова хәбәр итүенчә, әлеге скважинага кырык елдан артык инде. Аның тирәнлеге — 140 метр. 
Алабуга районының ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин сүзләренә караганда, бүгенгә әзерлек эшләре тәмамланган — план төзелеп, урын чистартылган, су манарасы нигезе салынган, скважина өчен дә фундамент ясалган. 

− Илле куб күләмле бер манара урнаштырылачак, янгын куркынычсызлыгын саклау максатында, аңа насос тоташтырылачак, икенчесе суны кудыру өчен булачак. Скважина үзе контейнерда, анда — су манарасы өчен һәм скважина өчен автоматика, − ди Андрей Томилин.

Хәзер Мальцеводагы һәр йортта диярлек үз скважиналары бар, шулай да су кертәсе килгән кеше булса, тоташтыру мөмкинлеге бар. Манараны утыртуның төп максаты — янгын куркынычсызлыгы. Эш август ахырына төгәлләнер дип көтәләр. 

Әйтергә кирәк, манараны район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча төзиләр. Кышын Мальцево кешеләре су юклыктан зарланган иде. Эшләр җирле бюджет хисабына алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X