Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мамадыш районында фура күпердән төшеп, су астына киткән (+видео)

Кичә кич Мамадыш районында фураның күпердән мәтәлеп төшүе турында хәбәр ителгән иде. Һәлакәтнең видеосы да пәйда булды.

Һәлакәт М-7 трассасының 937 нче чакрымындагы күпердә булган иде. Йөк машинасы суга 30 метр биеклектән мәтәлеп төшкән һәм ярдан 400 метр ераклыкта баткан. Ул урында су тирәнлеге 4 метр булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Нократ елгасы төбенә киткән фураның йөртүчесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Аның гәүдәсен 23:55 сәгатьтә водолазлар табып ала. Аның шәхесе туганнары ярдәмендә ачыкланган. "Скания" машинасы йөртүчесе - 1987 елгы ир-ат, Чаллыда яшәгән.
Беренчел фаразлар буенча һәлакәт тизлек арттыру аркасында килеп чыккан.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев