Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марат Кәбировның «Киллер» китабы дөнья күрде

Әлеге китапны «Казан утлары» журналы бастырып чыгарды.

Бүген «Татмедиа»ның «Идел-пресс» полиграфия комплексында язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабы дөнья күрде. Ул 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан икенче китап. Ул шулай ук кесә форматында . Автор китапка кергән «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьларында яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар булуын әйтте. 
«Тема, киштәдәге китап шикелле, һәрвакыт күңелдә йөри. Китапны кирәк чакта аласың да, укый башлыйсың. Шул рәвешле, мин дә «Казан утлары» журналында уздырылган табибларга багышланган бәйгегә яраклаштырып, әсәр яздым. Бер атна тирәсе язылды. Баштан «Дәва» дигән исем куелган иде, аннары «Киллер»га үзгәртелде», — диде Марат Кәбиров.
Яңа чыккан китап белән «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та танышты. 
«Хыялыбыз — китап, газета, журнал укуны модага кертеп җибәрү. Татар халкы эштә дә, өйдә дә, юлда да, ял иткәндә дә китап укысын иде. Иң мөһиме — китапны популяр итү. Кешегә китапны укырга өйрәтәсе иде. Китапларны таныту яңа авторларның килеп чыгуына, булган авторларга иҗат итәргә этәргеч бирергә мөмкин», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев