Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марат Әхмәтов: Ниятебез – татар теленең исән-сау булуын тәэмин итү

Ул татар телен киләсе буыннарга тапшыру өчен, аны саклау нияте белән эшләячәген әйтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов татар телен киләсе буыннарга тапшыру өчен, аны саклау нияте белән эшләячәген әйтте. 
Марат Әхмәтов алдагы берничә көн эчендә комиссиянең чираттагы утырышы үткәреләчәген һәм анда туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләсендә бик күп яңа фикерләр игълан ителәчәген җиткерде.
Юллама Татарстан тормышының барлык өлкәләренә дә кагыла, дип билгеләп үтте ул.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, Президентның киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүе комиссиянең нәтиҗәле эшләвенә дә ышаныч барлый. 
«Әмма дә ләкин хәзер безнең бик күп фикерләребез бар, төптән үк халыкны кызыксындырып, уятып җибәрү өчен, төрле конкурслар, грантлар, моннан тыш, урыннардагы җирле хакимиятнең административ ресурсын һәм аларның абруен да шушы эшкә җигү максатында да күп фикерләребез бар. Әлеге юллама республика тормышының бөтен якларын үз эченә ала: аның эчке тормышын да, тышкы сәясәтен дә», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев