Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марат Әхмәтов Рөстәм Миңнеханов идарә итүенең 10 елы турында: "Бу масштаблы үсеш еллары"

ТР Президенты җитәкчелеген хакимият дәвамчанлыгының яхшы үрнәге дип санарга мөмкин.

Соңгы ун ел Татарстан өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә масштаблы барлыкка китерү һәм үсеш еллары булды, чөнки республика җитәкчеләре командасы акрынлап яңартыла, ә икътисади күрсәткечләр үсә. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белдерде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

 

Бу елларда Татарстан бюджетының керемнәре ике тапкырга диярлек арткан. 2010 елда бюджетның керем өлеше 140 миллиард сумга якын бәяләнсә, 2020 елга планнарда 270 миллиард сум.

 

Икътисадта тулай төбәк продуктын, республика бюджеты керемнәрен, республиканың тотрыклылыгын чагыштырырга кирәк. Без 2010 елда старт алган һәм хәзерге күрсәткечләр узган 10 елның үсеш чоры булуын ачык күрсәтә, – дип ассызыклады Әхмәтов.

 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасына нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында кереште. Моңа кадәр ул республика Премьер-министры иде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев