Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Май аенда ялга чыгу өчен иң кулай көннәрне атадылар

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Быел Россиядә май бәйрәмнәрендә чираттагы ялны 2-8 майда алу — иң яхшысы, бу очракта хезмәткәр производство календаре нигезендә эшләвен дәвам итүгә караганда акчаны күбрәк алачак, диелә югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү буенча SuperJob сервисы үткәргән тикшеренүдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әгәр ялны 2-8 майда алсаң, 2, 3, 7 һәм 8 май хезмәт хакы түләнми торган көннәр булганга күрә аның файдасы сизелерлек булачак. Әмма бу көннәр ялга керә икән, аларга уртача түләнәчәк. Шунлыктан хезмәткәр май аенда «гомуми график» буенча эшләвен дәвам итүгә караганда акчаны күбрәк алачак», — диелә тикшеренүдә.

SuperJob сервисының юридик тәҗрибә директоры Александр Южалин әйтүенчә, калган барлык очракларда майда алган ялның файдасы берничә факторга (кеше нинди график буенча эшли, оешмада хезмәткә түләүдә нинди система гамәлдә, хезмәткәр кайсы көннәрдә ял алырга тели һ.б.) бәйле булачак, дип яза Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев