Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Май һәм җәйнең нинди булачагы билгеле

Майда Россиянең күпчелек өлешендә җылы булачак, ә җәй айларында тулаем алганда уңайлы һава урнашачак. 

Россия гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шундый фаразын җиткергән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Россия территориясенең 60-65 проценты өлешендә һава температурасының нормадан югарырак булуы көтелә. Тәгаенләп әйтсәк, Россиянең Европа өлешенең көнчыгышында, бөтен Көнбатыш Себер төбәге, Красноярск крае, Якутиянең шактый ук зур өлеше, Чукоткада. Беркайда да суык һава фаразланмый», — дигән ул матбугат конференциясендә.

Явым-төшемгә килгәндә, ул май аенда нормадан артмаячак.

Җәй, Вильфанд сүзләренә караганда, уңай һава торышы белән сөендерәчәк. Россиянең Европа өлешендә (Татарстан да шуңа керә), Уралда һәм Көнбатыш Себердә һава температурасы тиешле нормада сакланачак яки аннан бераз гына югарырак булачак.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев