Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәчетләрдә Казан мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылдылар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты. 

Бүген, Рамазан аеның 29нчы көнендә (11нче майда), Татарстан мәчетләрендә Казан мәктәбендә килеп чыккан фаҗигадә вафат булучыларның рухына дога кылдылар, дип хәбәр итә Татар-информ.

Башкаланың Галиев мәчетендә мөселманнар өйлә намазын укыганнан соң, бергәләп, Коръән аятьләре укып, фаҗигадә тән җәрәхәтләре алучыларның тизрәк савыгуын, вафат булган дин кардәшләребезнең рухлары шат булуын сорап дога кылды, диелә хәбәрдә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты.

«Бу вәхшилек күңелне телә һәм өшетә. Фаҗигадән татарстанлыларның да күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Укучы һәм укытучыларның якыннары хәзерге мизгелләрдә кичергән тирән борчуларын сүз белән әйтеп бетереп булмый. Нәзарәт һәм республиканың 1500 имамы исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән бу хәсрәт кагылып киткән барлык гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Республикакүләм ифтарда, шулай ук мәчетләрдә бүген һәм иртәгә шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына һәм яраланганнарга дога кылыначак», диелә мөфтинең кайгынамәсендә.

Дога кылу шулай ук Татарстанның йөз мәчетендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X