Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәдәни инициативалар фонды грантлар бирүгә гаризалар кабул итә башлады 

Гаризаларны 30 июльгә кадәр бирергә була. 

Президентның мәдәни инициативалар фонды грант конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Заявка кампаниясе 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Без мәдәни инициативалар фонды сайтын эшләтеп җибәрәбез. Бу сайтта конкурс турындагы нигезләмәнең төп документын укып булачак. Президентның мәдәни инициативалар фонды эшчәнлегенең төп максаты — мәдәният, сәнгать һәм креатив, иҗади индустрияләр өлкәсендәге проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү», — дип сөйләде фондның генераль директоры Роман Карманов.

Гаризалар сигез юнәлеш буенча кабул ителәчәк: «Бөек рус сүзе», «Иҗат итүчеләр милләте», «Мәдәни код», «Яшь лидерлар», «Мин горурланам», «Ил тарихы». «Көч урыны» , «Күпмилләтле халык». Алар барысы да милли һәм мәдәни кыйммәтләрне танытуга ярдәм итә. 

Грантка сәяси партияләр, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук муниципаль мәдәният учреждениеләреннән тыш дәүләт учреждениеләре, дәүләт компанияләре, оешмалар да дәгъва итә ала.

Конкурс нәтиҗәләре координация комитеты утырышында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча ясалачак. 

21 апрельдә Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында илдә мәдәни инициативалар фонды булдырылачак, дип белдерде — ул сәнгать һәм иҗат өлкәсендәге проектларга Президент грантларын бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев