Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Җәмигъ" мәчетендә Корбан бәйрәме (фоторепортаж)

Алабугада Корбан гаете чаралары иртәнге сәгатьтә үк шәһәрнең һәр мәчетендә иртәнге намаз һәм вәгазь белән башланды. Алабугада иң зур чара, һәр елдагыча, "Җәмигъ" мәчетендә үтте. Анда меңнән артык кеше килгән иде.

Мәчеткә җыелучылар алдында Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бәйрәм вәгазен сөйләде. Вәгазьне хәзрәт татар һәм урыс телендә укыды. Вәгазенең ахырында Хәлим хәзрәт мөселманнарга иминлек, саулык теләде.


Бәйрәм вәгазеннән соң, "Җәмигъ" мәчетенә җыелучылар бергәләп гает намазын укыды.
Аннан соң мөэмин-мөселманнар хәер өләште һәм мәчет ишегалдына чыкты. Анда машинада Алабуга районы фермер-хуҗалыгыннан корбанлык сарыклар китерелгән иде (бәясе хайванның авырлыгына карап 4 мең сумнан алып 8 меңгә кадәр). Биредә йөздән артык сарык корбан ителде.

Алдагы көннәрдә дә бәйрәм чаралары дәвам итәчәк. Бәйрәм барышында корбан чалулар да, туган-тумачаларны аш мәҗлесенә чакырулар да була.

Иртәгә, 5 октябрьдә 10 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараенда Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары булачак. Монда шулай ук чәй өстәле әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев