Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Михаил Мишустин Республика клиник инфекцион хастаханәсенең яңа корпусын карады

«Минемчә, бу эшне илгә үрнәк итеп куеп була», — диде Михаил Мишустин.

РФ Премьер-министры эш визиты белән Татарстанга килде. Михаил Мишустин Казанда Республика клиник инфекцион хастаханәсенең икенче корпусын төзүнең барышын бәяләде. 
Медучреждениене август аенда ук башлап җибәрергә планлаштыралар. Ул 232 урынга исәпләнгән. Кирәк очракта бу санны икеләтә арттыру да каралган. 
Республика клиник инфекцион хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин хәбәр иткәнчә, 15 мең квадрат метрлы бина, аның артында тагын 1,5 мең квадрат метрлы лаборатория корпусы төзелгән. 
Аның сүзләренчә, бу хастаханә корпусының үзенчәлеге — балконнар системасы. Алар медицина учреждениесендәге пациентларга саф һавага чыгарга мөмкинлек бирә. 
Хастаханә заманча югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылачак. Россия Премьер-министры проектта катнашучыларның һөнәри яраклылыгына югары бәя бирде.
«Минемчә, бу эшне илгә үрнәк итеп куеп була», — диде Михаил Мишустин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев