Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Михаил Мишустин Татарстанның ИТ-технологияләр үсешендәге ролен югары бәяләде

Яңа цифрлы технологияләр безнең илгә югарырак баскычка күтәрелергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда мәгълүмати технологияләрне үстерү һәрвакыт югары дәрәҗәдә иде. Мондый фикерне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста узган очрашуда белдерде. 
«Безнең күптән түгел төзелгән шәһәрдә һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар биргән төбәктә җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Татарстан ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен күп эш башкарды», — дип билгеләп үтте ул. 
Премьер-министр бу очрашуның мәгълүмати технологияләрне үстерү перспективалары буенча фикер алышырга мөмкинлек бирәчәген әйтте. Цифрлы трансформация Россиягә тагын да югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев