Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Милек салымын түләү вакыты 1 декабрьдә тәмамлана

2020 елның 2 декабреннән бурыч көн саен пеня хисабына артачак. 

2020 елның 1 декабрендә узган ел өчен милек салымын түләү вакыты тәмамлана. Шәхси милектә фатир, йорт, тәмамланмаган төзелеш, җир участоклары һәм транспорт средстволары булган кешеләр милек салымын түләргә тиеш. 
Россия Федераль салым хезмәте порталы кулланучыларына электрон рәвештә, башкаларга исә почта аркылы хатлар җибәрелгән.
Милек салымын «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы ярдәмендә, Россия ФНС сайтының «Личный кабинет налогоплательщика физического лица» һәм «Уплата налогов и пошлин физических лиц» электрон сервислары аша түләргә була. 
Моннан тыш, салым турындагы хатта урнаштырылган QR- яки штрих-код ярдәмендә дә түләргә мөмкин.
Түләмәгән очракта, 2020 елның 2 декабреннән бурыч көн саен пеня хисабына артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев