Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 очраклары арту фонында планлы медицина ярдәмен саклап калырга кушты

Татарстан Республикасында 1200 резерв койка әзерләнгән, аларны кирәк булган саен оператив рәвештә җәелдерергә мөмкин.

ТР Президенты медперсоналны дару препаратлары һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүнең мөһимлегенә игътибар итте.
Медицина учреждениеләре, Covid-19 коронавирусы белән авырулар санының артуына карамастан, агымдагы эшчәнлекне саклап калырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Яңа коронавирус инфекциясе таралу вәзгыяте киеренке, әмма контрольдә тотыла торган. Планлы эшне саклап калып, тиешле күләмдә койка-урын булдырырга кирәк», — диде Татарстан Республикасы Президенты.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, республикада 1200 резерв койка әзерләнгән, аларны коронавирус белән авыручылар өчен кирәк кадәр оператив рәвештә җәелдереп була.
Рөстәм Миңнеханов медицина персоналында дару препаратлары һәм шәхси саклану чаралары булуга игътибарны юнәлтте. «Дарулар җитәрлек булырга тиеш. Медицина хезмәткәрләрен шәхси саклау чаралары белән тәэмин итү мөһим», — диде республика җитәкчесе.

Киңәшмәдә ТР Президенты шулай ук волонтерларның эше ничек оештырылганлыгы белән дә кызыксынды. Ул яңа коронавирус инфекциясе өчен аеруча куркыныч янаган өлкән яшьтәге затларга волонтерлык ярдәме күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, волонтерлык пунктлары үз эшләрен дәвам итәләр. Президент җәмәгатьчелеккә ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында тагын бер кат хәбәр итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X