Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Минем йорт хайваным – суперйолдыз!"

Алабугада 2020 Яңа елны бәйрәм итү кысаларында “Минем йорт хайваным – суперйолдыз!” бәйгесе игълан ителде.

Конкурста катнашу өчен үзләренең йорт хайваннары белән районның шәһәр һәм авыл халкы чакырыла. Барлык йорт хайваннары да – кош-корт, балык, рептилияләр һәм башкалар катнаша ала. Хайваннарның яңа ел темасына фоторәсемнәрен күрсәтергә кирәк. Фотодагы йорт хайваннары саны чикләнмәгән. Бер катнашучыдан бары тик бер генә фотосурәт кабул ителә. Эшләрне конкурска тәкъдим итәр өчен:

- festival.emr@mail.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә;

- Яр буе урамы, 5 йорт адресы буенча флеш-картада алып килергә;

- “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Алабуга мәдәнияте” (“Культура Елабуги”) төркеменә шәхси хәбәр белән җибәрергә мөмкин.

Фоторәсемнәрне тапшырган вакытта катнашучының исемен һәм фамилиясен, телефон номерын, фотода сурәтләнгән хайван һәм кешеләрнең исемнәрен күрсәтергә кирәк. Эшләр 20 декабрьгә кадәр кабул ителә, ә 21 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр “Алабуга мәдәнияте” (“Культура Елабуги”) төркемендә урнаштырыла һәм тамашачылар тавыш бирү юлы белән бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев