Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр турында: Гражданнарның телләргә хокукларын төгәл язарга кирәк

Тел мәсьәләсен илнең Төп законында беркетү Россия халыклары арасында тигез хокуклылык һәм ихтирамны тәэмин итәчәк.

Конституциягә төзәтмәләрдә Россия халыклары тигез һәм үзара ихтирам белән яшәсеннәр, тарихларын саклап калсыннар өчен, туган телгә хокукны ныгытырга кирәк, дип билгеләп үтте Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Казан утлары” журналына биргән интервьюсында. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Килеп туган каршылыкларга карамастан, бер-береңә хөрмәтне югалтмыйча, кешеләрнең эчке дөньясына зыян салмыйча яшәргә кирәк. Безнең һәркайсыбызга бер генә тапкыр тормыш бирелә һәм безнең барыбызның да бу тормышта тигез хокукыбыз бар! Шуңа күрә, Конституциягә төзәтмәләр керткәндә, Россия Федерациясе халкының телләргә хокукларын ачык һәм төгәл итеп язарга кирәк”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Элек Татарстанда тел мәсьәләсе буенча махсус комиссия төзегәннәр һәм Россия Президентына махсус мөрәҗәгать әзерләгәннәр иде. Мондый чаралар, Россия Конституциясе гарантының туган телнең актуаль проблемасына игътибарын җәлеп итү итү өчен кабул ителде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе белән интервьюның тулы текстын "События" порталында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев