Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Минтимер Шәймиев: Республика флагы уңышлы һәм игелекле эшләрнең байрагы булып тора

ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Президенты командасы эшчәнлеген югары бәяләде.

Татарстан Республикасы флагы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уңышлы һәм игелекле эшләр байрагы булды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шундый фикер белән уртаклашты, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

“Чыннан да, флаг ышанычлы кулларга тапшырылды. Хәзерге вакытта ул уңышлы һәм игелекле эшләрнең байрагы булып тора”, – диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Республика Президенты вазифасыннан киткәннән соң, Минтимер Шәймиев күптән хыялланган эше  – “Яңарыш” Республика фондын үстерү, полилингваль белем бирүне үстерү мәсьәләсе белән шөгыльләнү ирегенә ия булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев