Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Мир» ҖЧҖнең Малореченский терлекчелек комплексына Даниядән тагын 305 башмак тана алып кайтканнар

Бер-ике айдан соң алар савым көтүен тулыландырачак.

Шул ук голштин токымыннан булганнарның беренче партиясе бозаулаган инде. Хәзер 365 сыерның һәркайсы көнгә уртача 22,7 килограмм сөт бирә, бу 8 тоннадан артык тәшкил итә (барлыгы 407 башмак тана китерелгән). 
928 башка исәпләнгән шундый ук бина яңа елда төзеләчәк. 300 баш сөтлебикә өчен бозаулату бүлеге дә төзелеш стадиясендә, анда түбәне генә ябасы калган. Моннан тыш, 10 декабрьдә комплекста саву залы эшли башлады, бу терлекчеләрнең эшен һәм малларны тоту технологиясенең бөтен процессын шактый җиңеләйтәчәк.
— «Мир» ҖЧҖ ярдәме белән Алабуга районы хәзер сыерларның продуктлылыгы буенча Татарстанда җиденче урында тора, — ди район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Александр Косов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев