Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өмәләргә йомгак

Октябрь өмәләре вакытында шәһәрдән 560 кубометр чүп һәм яфрак чыгарылды.

Георгиев парк территориясе һәм элекке "Горгаз" базасы алдындагы чокырны корыган һәм черек агачлардан чистарттылар, корыган агач 260 кубометр тәшкил итте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Дәүләтшин хәбәр итүенчә, эш барышында өч меңнән артык кеше катнашкан, 11 берәмлек махсус техника кулланылган.
22 октябрьдә "Урман утырту көне" чарасы узды. Күпкатлы йортлар, мәгариф учреждениеләре, предприятие һәм оешмалар янәшәсендә, үзәк урамнарда барлыгы 3384 миләш, каен, нарат, чыршы һәм куак үсентеләре утыртылды. Бу акциядә 1620 алабугалы, гомуми белем учреждениеләре, предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев