Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

МӨГАЛЛИМНӘР ЯРЫША

Алабугадан дүрт мөгаллим “Ел укытучысы-2019” конкурсының зона өлешендә катнашты.

28-29 гыйнварда Саба районында 20 укытучы осталык дәресләре күрсәтте – болар Алабуга, Чүпрәле, Балык бистәсе һәм Саба районнарыннан муниципаль этапта  җиңүчеләр. Безнең район данын дүрт мөгаллим:  И.П.Жучкина (10нчы мәктәпнең математика укытучысы), О.А.Белова (8нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы), Т.М.Данилова (9нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы), З.М.Илдарханова (1нче гимназия – Милли мәгариф үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) яклый. Зона финалчылары төбәк бәйгесенә бара. Анда җиңүчеләр 17 февральдән соң билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев