Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мордовиядә "Җиңү көне" җырын рус, мокша һәм эрзә телләрендә җырладылар

Идел буе федераль округында җыр марафоны башланып китте. Аның катнашучылары танылган җырны туган телләрендә башкарып, эстафетаны бер-берсенә җибәрәчәк.

Татарстанда, Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге кебек үк, халкыбызның бөек батырлыгы — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Безнең Җиңү көне" җыр марафоны старт алды. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Җыр марафоны төрле төбәкләрдән килгән башкаручыларны зур коллективка берләштерүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучылар эстафетаны бер-берсенә тапшырып, танылган "Җиңү көне" җырын туган телләрендә башкарачаклар. 
 
Төшерү процессы үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк башланган булган. Һәр төбәк үз видеоязмасын әзерләргә тиеш. Аннары аларны бер видеога берләштерәчәкләр. Клипны интернетта һәркем кереп карый алачак. 

"Җиңү көне" җыры очраклы гына сайланмаган, чөнки үзенең патриотик рухы буенча аннан да көчлерәк берләштерүче әсәрне сайлап алу кыен. Халык җыр марафонына старт Мордовия Республикасында  бирелде. Саранск шәһәренең һәм муниципалитетларның иң танылган иҗат коллективлары, күренекле артистлар, яшьләр, волонтерлык һәм патриотик берләшмә вәкилләре республиканың дәүләт телләре булган рус, мокша һәм эрзә телләрендә "Җиңү көне" җырын башкарды. 
 
Эстафета акциянең башка катнашучылары — Идел буе федераль округының күрше төбәкләренә тапшырылды. 
 
Видеоязмаларны территорияләрнең төбәк каналларында күрсәтәчәкләр. 
Аларны шулай ук #песнипобедыПФО, #нашденьпобеды хэштеглары буенча социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналларда карау мөмкинлеге булачак.

Радиостанцияләрдә исә  яраткан җырның радиоверсиясен тыңлап булачак. 
 
Масштаблы патриотик акция РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкил аппараты инициативасы буенча үткәрелә.

Өстәвенә, "Җиңү көне" җыры өчен дә бу ел юбилейлы. Беренче тапкыр ул 45 ел элек башкарылган булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев