Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылы участковые өй туен үткәрде (фото)

Морт авылының участок вәкиле Ренат Вәлиев өй туен зурлап үткәрде. Шулай булмый ни: бәйрәмгә бит дуслар-туганнар да, дәрәҗәле кунаклар да күп җыелды.

Соңгы арада Морт халкын куандырган вакыйгалар күп булды: монда авыл хастаханәсен ремонтладылар, яңа клуб ачтылар, мәктәпне төзекләндерделәр, хәзер менә участковый да янәшә генә булачак. Хокук саклаучы үзе дә куанычын яшерми, авылга эшкә кайту тәкъдиме булу белән уйлап тормый ризалаштым, ди ул.

− Нигә озак уйларга инде? Йорт яңа, эше дә янәшә генә, шушы ук йортта. Бер якта эш бүлмәсе булса, икенче якта - өй, - дип уртаклашты ул безнең белән.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында авылда эшләүче участковыйлар өчен безнең районда ике шундый йорт төзелде. Морт авылындагы йорт җирле бюджет хисабына төзелсә, Поспелово саласындагы төзелеш республика биргән акчаларга башкарылды. Бу эшләргә 2,5 миллион сум акча сарыф ителде.

Бу көнне аларны котларга килүче кунаклар күп булды. Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Әюпов, Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе вазифаларын башкаручы эчке хезмәт полковнигы Рамил Шакиров һәм участковыйның хезмәттәшләре бар иде.

− Берничә көн элек мин бүтән шәһәрдә шундый ук участковый йортын ачу тантанасында катнаштым. Аларны чагыштырып карасаң, мондагы йортта җан җылысы, рухи матурлык күбрәк шикелле. Йортлар бер тамчы судай бер-берсенә охшаган, тик атмосфера шулай да бөтенләй икенче. Урыны да матур монда, - дип уртаклашты башкаладан килгән кунак.

Участок вәкилләре өчен йорт төзү идеясе - Татарстан территориясендә тормышка ашырыла торган уникаль проект. Шундый 44 йорт республиканың 22 районында ачылды инде. Быелның ахырына кадәр тагын 37 йорт куллануга тапшырылачак. Киләсе елда Алабуга районының Дөм-Дөм һәм Костенеево авылларында участок вәкилләре өчен ике шундый йорт төзеләчәк. Дөм-Дөмдә төзелеш эшләрен җирле бюджет исәбенә башкару күздә тотыла, авылда инде моның өчен кишәрлек бүлеп куелган, ә Костенеевода йорт республика акчалары хисабына торгызылырга тиеш.

Кунаклар өй туена буш кул белән килмәгәннәр. Рафил Әюпов район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән Ренат Вәлиевкә телевизор һәм спутниклы антенна бүләк итте. Озакка сузып тормастан, бүләкләрнең эшен урында ук тикшереп тә карадылар. Рамил Шакиров участковыйга "Нива" машинасы ачкычларын тапшырды. Авылда эшләүче полиция хезмәткәре өчен бу - зур ярдәмче. Йорттагы мебель һәм башка җиһазларны исә республика эчке эшләр министрлыгы бүләк итте. Ренат Вәлиевның тормыш иптәше Розалина да эчке эшләр бүлеге хезмәткәре. Шулай итеп, авылга күчеп килгән бу яшь гаилә бар мөһим әйбер белән тәэмин ителде, ә бу алар өчен бик вакытлы, чөнки моннан өч ай элек кенә Вәлиевлар гаиләсендә кечкенә Әминә дөньяга килгән. Әминә - участковый гаиләсендә икенче бала. Аның абыйсы Ильяска инде дүрт яшь. Яңа өйгә күчүләренә малай бик куана: монда яңа дуслар да, алар белән рәхәтләнеп уйнар өчен бары тик үзеңнеке генә булган зур ишегалды да бар. Әти-әнисе монда инде матур чыршы утыртып куярга да җитешкән.

Авыл участковые инде өй белән генә түгел, эш урыны белән дә таныша башлаган. Ренат Вәлиев өйдән-өйгә йөреп, авыл халкы белән һәм, иң әһәмиятлесе, төп мәгълүмат чыганагы булган әбиләр белән танышырга җитешкән. Участок вәкиле йортын ачу тантанасы бу куанычлы вакыйгага үз өлешен керткәннәрне бүләкләү белән тәмамланды. Морт һәм Поспелово авыл җирлекләре башлыгы Фаиз Закиров һәм Андрей Портнов, район башкарма комитеты каршындагы төзелеш департаменты инженеры Артур Захарян, подряд оешмасы бригадиры Анастас Асланянга Мактау хатлары тапшырылды. Алабуга районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев һәм Алабуга районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр полковнигы Петр Макаров Татарстан Республикасының эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев