Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылында мәдәният йорты ачылды (фото)

Морт авылында өр-яңа күпфункцияле үзәк эшли башлады.

Иске клубның торышы һәркем күңелендә борчу уятып торганга, яңа мәдәният йорты ачылу авылда яшәүчеләр өчен чып-чын бәйрәм булды. Яңа үзәктә уку залы булган китапханә, уен бүлмәләре, 300 урынга исәпләнгән тамаша залы, костюмнар бүлмәсе һәм авыл советы урнашкан. Төзелеш эшләре Мортта июньдә аенда башланды, әлеге максатларга "Авыл клублары" республика программасы буенча 11,2 миллион сум акча бүлеп бирелде. Инженерлык челтәрләрен булдыру өчен тагын өч миллион сум җирле казнадан бүленде. Авыл халкын бу күренекле вакыйга белән район башлыгы Геннадий Емельянов, аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Әюпов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова котлады. Котлау өчен беренче сүз Геннадий Емельяновка бирелде. "Морт халкы аеруча бәхетле, соңгы арада бу авылда хастаханә төзекләндерелде, юллар тәртипкә китерелде, яңа клуб ачылды. Хәзер мортлыларга барлык уңайлыклары булган бу матур тормышка куанып яшәргә генә кирәк", - диде ул. - Бу эшләр эшчән һәм тырыш авыл кешеләреннән башка булмас иде, - дип билгеләп үтте башлык.

- Клубның начар хәлдә булуы турында сүзне моннан ике ел элек башлаган идек. Ул вакытта без Геннадий Егорович белән иске клубның түбәсен алыштырырга уйладык. Ә соңыннан халыкның "искегә тотынсаң исең китәр" дигәнен истә тотып, программада катнашырга һәм яңаны төзергә булдык, - дип сөйләде Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров. Яңа клубның ачылуын түземсезлек белән тагын бер кеше көтте. "Алабуга районының мактаулы гражданины" исеменә лаек булган Расих абый Хисаметдинов 52 ел буена иске клуб эше белән җитәкчелек иткән. Хәзер ул инде лаеклы ялда, тик шулай да яңа үзәкне төзү эшләрен шәхсән үзе контрольдә тоткан, көн саен диярлек төзелеш урынында булган.

- Мин бүген бик бәхетле, чөнки үз тормышымда мин икенче тапкыр яңа клуб ачам, - дип уртаклашты Расих Борханович авылдашлары белән. Башкалар да яңа клуб ачылуын зур түземсезлек белән көткәннәр.

- Без клубка еш йөрибез. Бер концертны да калдырган юк, бәйрәмнәрдә монда безнең өчен төрле чаралар әзерлиләр, ә яңасына тагын да ешрак йөриячәкбез, - дип куана Илүсә Габдуллина. Мактаулы кунаклар кызыл тасманы кисү белән клуб ишекләре ачылды, ә шуны гына көтеп торган авыл халкы яңа үзәкне карарга ашыкты. Авыл артистлары һәм Алабуга кунаклары җыелганнар өчен зур бәйрәм концертты күрсәтте.

Сабина КАЧАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев